Теләче мәктәбен котлыйбыз!
Август аенда Теләче урта мәктәбе “Физико-математический прорыв в школе” грант проектында катнашты.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 7 июлендә чыккан №494 номерлы карары нигезендә үткәрелде. Грант конкурста Республикадан барлыгы 48 мәктәп катнашты. Җиңүчеләр исемлегендә Теләче урта мәктәбе дә бар. “Гомум белем бирү оешмаларында физика, математика, информатика фәннәре буенча укучыларның югары нәтиҗәләренә ирешкәне өчен «Инженерлык киләчәге” проекты белән 1 миллион сум күләмендә грант отты. Теләче урта мәктәбе коллективын әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев