Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

Соңгы кыңгырау — дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме, тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хатирә булып сакланып кала.

Бүген Теләче  мәктәбендә 11 нчы сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады – егетләр-кызлар мәктәп бусагасын атлап чыгып китәчәкләр. Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Фатхуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына, укытучыларга, әти – әниләргә матур теләкләрен юллады. 

Бәйрәмнән туры элемтә: https://vk.com/wall-51900791_60551

Укучыларга шулай ук беренче укытучылары да, сыйныф җитәкчеләре дә  изге теләкләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев