1 июнь көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле һәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Үзйөрешле һәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүе, тракторист - машинист таныклыгы булуы, комбайнның документлары һәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча зур игътибар бирелде. Һәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма һәм башка кирәк – ярак белән) һәм шулай ук, аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

Нет комментариев