Теләче районының  административ комиссиясе  утырышында
Район яңалыклары

Теләче районының административ комиссиясе утырышында

23 һәм 29 май көннәрендә Теләче районының административ комиссиясе утырышлары булып узды.

Утырышлар  барышында   Теләче  авыл җирлегенең төзекләндеру  кодексыныҗ  3.6  мәддәсе нигезендә 4 административ эш каралды. Җаваплылыкка тартылганнарның барысы да  – физик затлар. Күпчелек хокук бозулар  шәхси хуҗалык биләмәсеннән тыш,  авыл җирлегеннең рөхсәтеннән башка төзелеш кирәк яракларын, утын, төзелеш калдыкларын саклауга кайтып кала.  Әлеге каралган эшләр буенча 4 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Шунысын да искәртеп үтәбез: капка төпләрен чиста тотып, үскән үләннәрне чабып торсак иде. Шулай ук авыш коймаларны рәтләп, төзек хәлгә китереп, буяп куюыгыз да сорала.  

 

Район Административ комиссиясе.


Нет комментариев