Теләчедә, 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг узды
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.
Бүген Теләчедә дә шушы уңайдан митинг булып узды. Митингта муниципаль район башлыгы Айрат Фатхулин чыгыш ясап, дәхшәтле чорлар турында онытмаска, ата-бабаларыбызның батырлыгы белән горурланырга кирәклеге турында сөйләде, алга таба илебездә сугышлар булмавын, һәрчак тынычлык булуын теләде. Соңыннан митингка килгән халык һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.
Чарадан туры эфир: https://vk.com/wall-51900791_61270
Без дә онытмасак иде.
Калганнарның исемнәрен
Сез, исәннәр искә алыгыз.
Җырлап очкан тургайларга колак,
Һәйкәлләргә чәчәк салыгыз!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев