Теләчедә «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы бара
Бүген районда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы бара.
Милләттәшләребезне, Баландыш авыл җирлегендә кунак булганнан соң, Теләченең сабан туе була торган мәйданында каршы алдылар.
«Ак калфак»лыларны биредә рус, керәшен, татар халкының йолалары белән таныштырдылар.
Алар шулай ук, биредә урнашкан милли күргәзмәләр, остаханәләр эшчәнлеге, милли уеннар белән дә танышты. Күчмә утырышларның төп максаты – милли традицияләребезне, мирасыбызны балаларга җиткерү генә түгел, телебезне саклау, үстерү, балаларыбызда милли үзаң тәрбияләү. Менә бу чарада да мәктәптә укучылар, балалар бакчасын йөрүче балаларга милли тәрбия бирүдә күпме хезмәт куелган, халкыбызның гына түгел, башка халыкларның милли киемнәре, җыр-биюләре аша Татарстанда яшәүче милләтләр белән таныштыруга нинди зур игътибар бирелгән. Ә абый-апалары белән бергә уеннарда катнашу хәтерләренә гомергә уелып калыр.
Соңыннан күчмә утырышта катнашучылар Сәгыйть Гиниятуллин крестьян - фермерлык хуҗалыгында булды һәм «Богородские розы» теплицасында чәчәкләргә карап сокланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев