Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә бәйрәм концерты узды

Язның беренче бәйрәме 8 март алдыннан, район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Чарада якыннары махсус хәрби операциядә булган райондашларыбыз, волонтерлар, район оешмаларында эшләүче гүзәл затларыбыз чакырулы иде.  Хатын - кызларыбызны бәйрәм белән район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм  Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Калимуллинның ярдәмчесе Раил Рафаэлович Шәмсетдинов тәбрикләде.   Бәйрәм барышында хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмгә килгән райондашларыбызга  "Рухи моң" дуеты  (Татарстанның халык артисты, якташыбыз Марсель Вагыйзов һәм  Татарстанның халык артисты Марат Галимов) һәм  шулай ук, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева моңлы җырларын бүләк итте.

Бәйрәм чарасында шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Миннәхмәтовна Хашимова,  Дәүләт Думасы депутатлары  – Рөстәм Галиулла улы Калимуллин,
Марат Абдулхай улы Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Федорович Сыровацкий,Татарстан Республикасы  мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. 

Ахырдан чара район хакимияте, Теләче якташлар җәмгыяте, эшмәкәрләр үткәргән ифтар мәҗелесе белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев