Теләчедә җырчы Салават Фәтхетдинов  призына республика турниры узды
Район яңалыклары

Теләчедә җырчы Салават Фәтхетдинов призына республика турниры узды

Ике көн дәвамында, «Батыр» спорткомплексында, “Теләче” спорт мәктәбе, 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасы халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы, Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына 9 нчы тапкыр ачык республика турниры үткәрде.

Әлеге турнирда республикабызның  17 районыннан һәм  Марий-Эл, Башкортстан өлкәләреннән 9 команда –  213 яшь көрәшче катнашты.

Гомумкоманда урыннары:

1 урын – Теләче

2 урын – Арча

3 урын – Алабуга көрәшчеләре

Бүгенге ярышларның төп иганәчеләре:

- Теләче район советы

- ТР, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты, ТР гер спорты федерациясе президенты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фатхетдинов Салават Зәки улы

Шәхси эшмәкәрләр – Җәләев Рашат Фәгыйм улы, Сафин Руслан Фирдәвес улы

- ТР көрәш федерациясе

Мәгълүмати партнер  – “Шәһри Казан” газетасы.

Түбәндә Фәнил Гаязов фоторепортажы. Әлеге ярыш хакында тулырак район газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

 

 


Нет комментариев