Теләчедә Габдулла Тукай исемендәге нәфис сүз конкурсының зона этабы узды
Районыбызның «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз конкурсының муниципаль этабы булып узды.
Татарстан Республикасы Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы бүген, ягъни 24 октябрь көнне «Киләчәк» яшьләр үзәгендә гөрләп үтте. Әлеге конкурс балаларны һәм яшүсмерләрне берләштерә торган, татар әдәбиятының бай дөньясына яңа буынны җәлеп итүче, яшьләр һәм балаларда ватанпәрвәрлек хисләре һәм милли үзаң тәрбияләүче, туган якка, ватанга мәхәббәт хисе формалаштыручы әһәмиятле мәдәни вакыйга.
- Бездә бүген зур гына вакыйга. Әлеге бәйгенең нигезләмәсе белән берничә ай элек танышкан идек. Бәйге Бөек Җиңүенең 80 еллыгына багышлана. Без биредә катнашучы балаларны таныйбыз, алар даими әлегедәй бәйгеләрдә катнашып киләләр. Республикабызның 43 районында да шушы конкурс үтә. Без инде бу бәйгедә иң -иң талантлылар итеп күрсәтергә тиешбез. Җиңүчеләр районыбыз данын башкалада яклачак, - диде Ризидә ханым, чараны ачып җибәреп.
Жюри составында Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Алсу Низамиева, Теләче Үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Ризидә Дәүлиева, районның балалар китапханәсе китапханәчесе Елена Фатихова тавыш бирде.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган әлеге бәйгедә, район мәктәпләреннән килгән 35 укучы бала өч төркемдә көч сынаштылар (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар). Әлбәттә, жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик җиңелләрдән булмады. Нәтиҗәдә Теләче мәктәбендә белем алучы Данияр Әхмәтвәлиев, Шәтке мәктәбеннән Сәмирә Вәлимухамметова, Баландыштан Фәридә Җаббарова җиңүче дип игълан ителде. Алар оештыручылар тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләргә ия булдылар. Беренче урынга чыгучылар район данын бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк республика турында яклаячак. Бәйгедә катнашкан һәрбер балага дипломнар тапшырылды.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев