Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә яңа объектлар төзелә

Төзү һәм төзекләндерү эшләренең иң кызган чоры. Районыбызда да яңа объектлар төзелә, булганнары төзекләндерелә. Бу эшләрдә дәүләт программаларының ярдәме әйтеп бетергесез зур.

Хәзерге вакытта Теләченең Сөләйман Юсупов, Таһир Якупов урамнарына асфальт юл түшәлә башлады.
Шулай ук район үзәгендә ятим балалар өчен ике күпфатирлы йорт салына - барлыгы 16 квартира булачак. Бүген әлеге объектта эш бара.

Олы Мәтәскә авыл җирлеге бинасында да тулы көченә эш кайный. Шушы көннәрдә объектның биләмәсен тәртипләү, матурлауга керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев