Бүген Комаровка бистәсендә яшәүчеләр дә сабыйларны сөендерде.
«Йомырка бәйрәме» (яки «Кызыл йомырка», «Күкәй бәйрәме») — язгы чәчү алдыннан үткәрелә торган матур йолаларның берсе. Бу бәйрәм күп кенә татар авылларында һәм районнарында традицион рәвештә уздырыла.
Бәйрәм яшь буынны халкыбызның гореф-гадәтләрен сакларга, бердәмлеккә өнди, шулай ук авыл хуҗалыгында мал-туар күп булсын, игеннәр уңсын дигән теләкләр белән үткәрелә.
Түбәндә хәбәрчебез Фәнил Гаязов фоторепортажы.
Нет комментариев