Бүген районыбызда «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының «Җәйге ялга - авылга» дип исемләнгән күчмә утырышы булып үтте.
Утырыш делегатлары Баландыш, Теләче авылларында булып, мәдәни чараларны, күргәзмәләрне тамаша кылдылар, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз нигезендә, җәен авылга – әби-бабайга, туганнарына кунакка кайткан шәһәр балаларына милли белем һәм тәрбия бирү үрнәкләре белән таныштылар.
Утырышта катнашучыларны муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин озата йөрде. Түбәндәге фотоларда бүгенге очрашу мизгелләре.
Бүгенге чарадан Фәнил Гаязов фоторепортажы.
Тулырак бу хакта «Теләче» газетасыннан укый аласыз.
0
0
Нет комментариев