Теләчедә, Өлкәннәр көне уңаеннан,  бәйрәм чарасы узды
Район яңалыклары

Теләчедә, Өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм чарасы узды

Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәгендә, Өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм чарасы узды.

Әлегедәй бәйрәм чаралары өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү, аларның хезмәтен олылау максатыннан оештырыла. Залда шактый гына халык җыелган иде. Күбесе — өлкән яшьтәге әби-бабайлар, абый-апалар. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Айрат Фатхуллин, районның ветеранннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин тәбрикләде.  Алар 35 еллык тарихы булган районыбызга нигез салган данлыклы ветераннарны олылап, аларның районыбыз өчен тырышлыклыкларын искә төшереп үттеләр. Хәзерге көндә дә тырышып, көчләрен куеп ярдәм итеп яшәүче олы яшьтәге өлкәннәребезгә рәхмәтләрен җиткерделәр.

  
  

Өлкәннәр өчен районыбызның  үзешчән артистлары, җыр һәм бию, баянчылар төркеме чыгыш ясады –  матур җырларын, биюләрен бүләк итте.

  

Түбәндәге фотоларда – бәйрәм мизгелләре.

 

  •  

Нет комментариев