Казаннан Югары Осланга рейслар җибәрәчәкләр
В республике

Казаннан Югары Осланга рейслар җибәрәчәкләр

Татарстанда Казан һәм Югары Ослан арасында даими кышкы маршрут эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Судноларда боз буенча ташу ноябрьдә үк башланырга мөмкин, дип хәбәр итте «ТР Флот» АҖ генераль директоры Роман Лизалин.

Яңа юнәлеш өчен компания "ПАРМА 44" тиз амфибияле катерларын сатып ала. Аларның һәркайсы 42 пассажир ташуга исәпләнгән һәм төгәл тигез өслек буенча йөрергә сәләтле.

Компания мәгълүматлары буенча, Татарстанда болай пассажирлар йөртү булмаган.  «ПАРМА 44» беренче катерын Татарстанга октябрь ахырында - ноябрь башында кайтарырга планлаштыралар. Икенче судноны Яңа ел бәйрәмнәренә якынрак көтәләр.


Нет комментариев