Җәй мизгелләрен су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел.
Табигать кочагындагы ялны үз итсәк тә, җәен шомлы хәбәрләр - өлкәннәрнең дә, балаларның да суга бату очраклары сагайта. Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге хәбәр иткәнчә, районыбыз сулыклары санитар-химик һәм вирус күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килми. Тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Димәк, хөрмәтле райондашлар, бу сулыкларда коенырга ярамый, дигән сүз.
Гомумән, сулыклар янында сак булсак иде!
Нет комментариев