Теләчедә Хәрби Диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр
27 июль көнне, илебез җәмәгатьчелеге Хәрби Диңгез флоты көнен билгеләп үтәчәк.
Әлеге уңайдан, бүген, Теләче авылының “Җиңү Аллеясы”нда тантаналы чара булып узды, морякларның үзләре тарафыннан куелган обелискка чәчәкләр салынды. Чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итүчеләр, аларның хәләл җефетләре, балалары һәм оныклары, чик сакчылары, десантчылар, Әфган сугышы ветераннары һәм үсеп килүче буын вәкилләре - “Яшь Армия” егет-кызлары катнашты.
Чарадан туры эфир: https://vk.ru/wall-51900791_62231
Түбәндә хәбәрчебез Фәнил Нигьмәтҗанов фоторепортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев