Бу көннәрдә, районнан, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм туплап озатылды.
Бу уңайдан район башлыгы Айрат Фатхуллин, үз социаль битендә, район халкына мөрәҗать итте:
– Биредә тормыш дәвам итә, шәһәрне төзекләндерәләр, зур эшләр бара. Волонтерлар алып килгән төзелеш материалларын, продукцияне халыкка тапшырды. Бу изге эштән читтә калмаган районыбыз халкына зур рәхмәтемне җиткерәм!
Нет комментариев