Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да  Сабан туе булып узды
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да Сабан туе булып узды

Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. Шушы көннәрдә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да милли бәйрәм - Сабан туе булып узды.

Тамашачылар буларак кечкенә группа балалары һәм тәрбиячеләр чакырулы иде.  Һәр бала ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, канат тарту, " атта" йөгерү, кашык белән су ташу кебек төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан лотарея уены уйнатылды- бер бала да бүләксез калмады.


Нет комментариев