Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында янгын-тактик дәресе үткәрелде
Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында 134нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре белән берлектә янгын-тактик дәрес үткәрелде.
Балалар бакчасы хезмәткәрләренең дөрес гамәлләре һәм төгәл инструкцияләре нәтиҗәсендә тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр бинадан имин эвакуацияләнде. Балалар бакчасы мөдире исемлекләрне тикшерде һәм җаваплы затка эвакуацияләнүчеләр саны турында хәбәр итте. Өйрәнү дәресе уңышлы узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өйрәнүләр даими үткәрелә. Һәм бу янгын вакытында персоналның экстремаль ситуациядәге гамәлләргә әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә, төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган хаталарны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев