Тиләҗе авылында яшәүче Хаҗирә апа Сираҗиеваның туган көне
Бүген Тиләҗе авылында яшәүче Хаҗирә апа Сираҗиеваның туган көне.
Гомер бәйрәме белән аны җитәкчеләр тәбрикләде. Хаҗирә апа якыннарының кадер хөрмәтен тоеп 95 яшен тутырды.

Бүген урыны түрдә булса да, яшьлегендә авыр хезмәтне, борчу-хәсрәтне бик күп татыган. Әнисен, туганын югалта, өч баласы вафат була. Гомере авыр хезмәттә уза – 15 яшьтән сыер җигеп эшкә тотына.

Үгез җигеп тирес чыгару, урман кисүләре бер газап була. Эссе көннәрдә үгез холыксызланып, юлында очраган бар нәрсәне ватып, җимереп китә, арба астында да калырга туры килә. Аллаһның рәхмәте белән Хаҗирә апага зыян килми. Аның турындагы язманы район газетасыннан укып таныша аласыз.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев