Төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә
Санитар-экология икеайлыгы кысаларында территорияләрне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә.
Авыл җирлекләре территорияләрендә ташландык кыяфәтле йортлар күп. Мондый йорт хуҗаларының хуҗалары бар, ләкин аларда беркем дә яшәми һәм аларның ямьсез кыяфәтләре авлның матурлыгын боза. Район хакимияте йорт яны территорияләрен тәртипкә китерүне, барлык материалларны җыештыруны, вакытында үләннәрне, йортларны һәм коймаларны тиешле рәвешкә китерүне сорый.
Исегезгә төшерәбез, билгеләнгән кагыйдәләрен үтәмәгәндә 2000 сумнан алып 3500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 15000 сумнан 30000 сумга кадәр күләмдә административ штраф салынырга мөмкин.
Теләче муниципаль районының административ комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев