Төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар
Район яңалыклары

Төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар

Бүген Теләче районына эш визиты белән «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры Илнар Хафизов һәм аның урынбасары Илнур Кәлимуллин килде.

Алар район башлыгы Айрат Фатхуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин белән төзелеп килүче ябык футбол манежы объектында, Үзәк авылындагы балалар бакчасында,  күпфункцияле үзәк (МФЦ), "Родник" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район хастаханәсендә, район хакимиятендә булдылар. Җитәкчеләр төзелеш  эшләренең барышы белән якыннан танышты.

<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-51900791&id=456241886&autoplay=1" width="853" height="480" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>


Нет комментариев