Туган ягым - гомер бишегем...
Туган як... Җанга газиз ике сүз. Кайда гына яшәсәк тә, үзенә тартып торучы туган авыл... Өлкәнәя барган саен онытылмый, киресенчә, кадере арта гына барган, еш кына исләргә төшеп моңсуландырган чишмә буйлары, бергә уйнап үскән дуслар, күптән күрешмәгән туганнар, туганыңдай якынга әйләнгән ут күршеләр...
Авылларыбызда үткәрелеп килүче авыл көннәре әнә шушы, бер чишмә суын эчеп үскән, туганлык, дуслык җепләре бәйли торган кешеләрне очраштыру максатыннан үткәрелә дә инде. Унберенче июльнең кояшлы иртәсе дә Урта Мишә авылында туып-үскән, туган якларын сагынып яшәүче бик күпләрне үзенә җыйды. Зәңгәр күктә берән-сәрән күренә башлаган яңгыр болытлары да әлеге бәйрәмне өзәргә җөрьәт итмәделәр шикелле. Йомшак кына сибәләп алган болыт артыннан тагы кояш елмайды... Ул көнне Авылым чишмәсе янына ясалган махсус мәйданчык кырмыска оясыдай гөрләп торды. Авылдашлары – олысы-кечесе тәртипләгән, матурлаган чишмә тирәсенә читтән кайтучы җиңел машиналар өстәлә торды. Урамнарда хәрәкәт артты. Иртәдән диярлек авыл өстенә бәйрәм буласын искәртеп җыр-бию көйләре, гармун тавышлары таралды…
Дамира Миннебаева.

Әлеге авылдашлар очрашуына багышланган язманы тулысы белән якын көннәрдә "Теләче" гәҗитеннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев