Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Туган як сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик сәгать узды

19 июнь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Туган як сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.

Бу — туган як табигатенә багышланган белемле һәм мавыктыргыч очрашу иде. Чара кысаларында балалар өчен «Тюлячка» ял паркы буйлап мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән интерактив программа нәни кунакларга паркның гүзәллеге белән хозурланырга гына түгел, ә табигать дөньясы белән якыннанрак танышырга да мөмкинлек бирде.

Очрашу ахырында алынган белемнәрне ныгыту максатыннан, викторина һәм тематик, күңелле уеннар уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев