Туганлык җепләребез нык
Бу көннәрдә республикабыз районнарында Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре бара.
18 октябрь көнне алар район мәдәният йортында драматург Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт эләмәге “ исемле комедиясен күрсәтте. Көлкеле тамашаны театр сәнгатен үз итүче райондашларыбыз теләп, яратып карады. Залда тамашачыларның чагыштырмача күп булуы һәм аларның уфалыларның чыгышын көчле алкышларга күмүе әнә шул хакта сөйли.
Азактан артистларга рәхмәт белдерергә, чәчәкләр тапшырырга сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов ике тугандаш республика арасында дуслык җепләреның нык, мәдәни багланышларның дәвамлы булуын билгеләп үтте. Әлегедәй фикерне куәтләп, аңа театр администраторы “уфа “Нур” татар дәүләт театры дирекциясенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Спектакльнең ике республика арасын тоташтыручы магистраль күпернең капиталь төзекләндерүдән соң файдалануга тапшыру көненә туры килүе дә вакыйгаларга үзгә бер символик мәгънә өсти.
Шунысы игътибарга лаек, ноябрь аенда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының баш театрлары - Галискәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театры, сөекле Тукаебыз яззганча, үзара “тел - лөгать алмашып” яшәячәк, ягъни кунакка йөрешеп, республикаларның төп сәхнәләрендә спектакльләр күрсәтәчәк.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев