Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туганлык җепләрен ныгыта

13 ноябрь көнне Теләче мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән республикакүләм фестивальнең район этабы үткәрелде. Теләче муниципаль районы дүртенче зонага керә.

Шунысы игътибарга лаек, чара 2016 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән 395 номерлы карар нигезендә, Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт Комитеты тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелеп килә. Фестивалнең быелгысы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына багышлап үткәрелде. 

Фестиваль шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчылыгын ныгыту, республликабыз, төбәгебез һә үз нәселеңә, гаиләңә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. 

Фестивальдә өч гаилә көч сынашты. Алар: Караширмә авылыннан Мәһдиевлар - Һидиятуллиннар, Олы Кибәхуҗадан Вафиннар - Солтангәрәевлар гаиләсе һәм Олы Мәтәскә авылыннан Әскаровлар , укытучылар династиясе көч сынашты. Фестивальнең барышы, конкурстантларны кемнәр бәяләве һәм фестивальдә кайсы гаилә җиңү яулавы турында сез тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев