Туристик маршрут кысаларында - чын «Авылча туй»
Бүген районга килгән кунаклар өчен «Авылча туй» туристик маршруты кысаларында, бөтен гореф-гадәтләре - кунаклар каршы алу, бирнә бирү һәм башка йолалары белән керәшен халкының туй йоласы күрсәтелде.
Туристларны иң элек Теләче чигендә «Нардуган» халык фольклор коллективы каршы алды.
Килгән делегация Теләче районы тормышы белән якыннанрак танышты, «Богородские розы» теплицасында да булды.
Соңыннан кияү Алексей ягыннан килгән туй кунаклары киленне (Анжелика) алмага килде. Биредә инде, туристлар чын керәшен туен күзәтә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев