Уяу хезмәт итәләр
Районыбыз яңадан торгызылган елларда, милиция подполковнигы Илшат Галиәкбәров җитәкләгән бүлек соңрак, берничә елга бүлекчә булып торса да, 2014 елдан яңадан торгызылып бүлек буларак эшли башлады.
Аннан соң аның эшен Мулләхмәт Мөхәммәтгалиев, Фиргать Мөхәммәтҗанов, Морат Зөфәров, Салават Каюмов һәм Ришат Нәзиров кебек тырыш, булдыклы юл сакчылары лаеклы дәвам итте. Үз эшләренең осталары, юлларда уяу хезмәт куючы - юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин, юл иминлеге инспекторлары - полиция майоры Салават Каюмов, полиция өлкән лейтенанты Ленар Кыямов, полиция лейтенанты Риназ Нәҗмиев һәм административ практика инспекторы Лилия Шиһабиевага күп чакта, аеруча Сабантуй, Тройсын, Пасха, Яңа ел, Раштуа кебек олы бәйрәм көннәрендә, Республика көнендә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә. Алар районыбыз юлларында юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен, аларны кисәтүдә һәм булдырмый калуда көчләрен кызганмыйлар.
Киләчәктә дә аларга юлларда җәяүлеләр, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар иминлеген кайгыртуда уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз. Быел да аларга узган елгы кебек хезмәттә югары уңышларга ирешергә, районыбыз юлларында иминлек тәэмин итәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев