Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Уяулыкны киметмик!

Ел башыннан интернет - кырыкалдарлар татарстанлыларның 3 миллиард сумнан артык акчасын урлаган. Шуның 78 миллионы гына хуҗаларына кире кайтарылган. Алдакчылар капкынына өч меңнән артык пенсионер, 200 физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм 200 яшүсмер эләккән.

Соңгы вакытта кырыкалдарлардан зыян күрүчеләр кимүе күзәтелә ди белгечләр. Чөнки быелның 1 сентябреннән сим-карталар сатуга кагылышлы яңа законнар гамәлгә кертелде. Тик уяулыкны киметергә ярамый. Ничек алданмаска?

- Ялган сайтлар - кырыкалдарларның төп коралы. Ышандыру өчен видеоэлемтә аша да шалтыраталар, махсус программалар ярдәмендә тавышлар да, йөзләрен дә үзгәртәләр. Хокук сакчылары яки банк хезмәткәрләре дип таныштырып ялган кодлар күрсәтәләр. Нәтиҗәдә, зыян күрүче тиз ышана һәм акчасын югалта. Гадәттә, пенсионерлар ышана. Кырыкалдарның әмерен карусыз үтәп, банкта кредит рәсмиләштерәләр һәм кырыкалдарның банк картасына күчерәләр яки яшүсмер курьер аша җинаятьчегә тапшыралар, - ди Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Ленар Илдар улы Рәфыйков.

Пенсионерлар кырыкалдарга ышанучыларның 20% ын тәшкил итә. Тегеләре исә аларның ялгызлыгыннан, карарларны тиз генә кабул итә алмауларыннан оста файдаланалар. Кырыкалдарлар җинаятьләрнең күбесен цифрлы технологияләр аша кыла. Алардан саклану максатыннан законнар катлауландырылды.

Дәүләт хезмәтләре порталында бик күп яңа сервислар барлыкка килде, бу сервиста кырыкалдарларга каршы тору өчен кредит, заемнар алырга тыю кую. Әлегедәй сервиска 450 мең татарстанлы кушылган инде. Кырыкалдарлар шәхси дәүләт хезмәтләре порталындагы “бит”егезне “ватса”да, сезнең исемнән кредит ала алмаячаклар.

Соңгы вакытта яңа төр җинаятьчеләрдә - брокерлар, ягъни үз карталарын кырыкалдарларга арендага биреп торучылар барлыкка килде. Ярты ел эчендә генә дә республикада шундый 88 шикаять кабул ителгән, 19 миллион сум акча урлаганнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, симкартасын законсыз рәвештә кырыкалдарга биргән кеше акчасыннан гына колак какмый, җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Әлеге төр җинаять өчен өч елга иректән мәхрүм итү карала. Башкаларның картасыннан акча “чыгарырга” булышучыларны әнә шундый җәза көтә.

Хәзер дәүләт порталы хезмәтендәге сервиска кушылганнарның телефонында кайсы оешма, кем шалтыратуы ачык күренә. Әлегедәй онлайн - сервислар кырыкалдарларның санын киметергә бермә-бермә булышачак ди белгечләр.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре киңәш иткәнчә, җинаятьчеләр шалтыраткан таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә, пин-код, парольләрне әйтмәскә, дәүләт порталы хезмәтләрендә тыю куярга онытмаска кирәк.  

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев