Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үләннәр кояшка тартыла

Аеруча иртә килгән быелгы яз безне үзенең мул итеп яуган җылы яңгырлары белән сөендерә. Хәерлегә булсын.

Шуңадыр, кырдагы көзге уҗым культуралары, күпъеллык үләннәр күкрәп үсеп киләләр.. Алга таба да әлегедәй уңай һава торышы дәвам итсә, бик тиздән үлән чабарга чыгарга туры киләчәк. Күпъеллык үлән мәйданнары бик өметле күренәләр. Бүген алар җылылылык һәм яктылык чыганагы булган кояшка тартылалар, көнләп түгел, сәгатьләп үсәләр.

Терлек азыгы әзерләү техникасының яңа сезонга әзерлеген тикшерү максатыннан, бүген, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үзара тикшерү үткәрелде. Тикшерү комиссиясенә  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге башлыгы Илнар Габбасов җитәкчелек итте.

Җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте, “Алан” акционерлык җәмгыяте базасында узган үзара тикшерүләрдә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашты һәм чыгыш ясады.

Хөрмәтле укучылар! Үзара тикшерү барышы һәм аның нәтиҗәләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев