Уңган хуҗабикәләр өчен бәйге дәвам итә
Хәзер уңган ханым-туташлар зур эшләр белән мәшгуль. Алар җиләк - җимеш җыя, төрледән-төрле, тәмле вареньелар ясый, компот каплый, гөмбә җыя, аны эшкәртә, кыяр-помидор тозлый, маринадлый һәм башкалар. Шушы уңайдан, бәйге игълан итик әле!
Сездән матур фотолар көтәбез! Иң уңган хуҗабикәләрне бүләкләп үтәрбез! Фотоларны 89393967641 номерына юллый аласыз.
Тәмле рецепт:
Җир җиләгеннән кайнатма: 2 кг җир җиләге, 2,4 кг шикәр комы алына. Җиләкләрне чистартырга, юып саркытырга.1,2 кг шикәр комын җиләк өстенә салып 2-3 сәгать тотарга. Суы буленеп чыккач утка куеп кайнатып алырга. Кайнап чыккач 5 минуттан сундерелә. Кайнатма суынганнан соң тагын 5 минут кайнатырга. Кабат 5-10 минут кайнатып алырга һәм яңадан 1,2 кг шикәр комы салып эреп беткәнче болгатырга.
Болай эшләгәндә кайнатма куе була. Банкага кайнар килеш тутырырга, төреп суытырга. Бик тәмле,төсе дә матур булган кайнатма килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев