«Ура, авылга!» проекты турында
Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе (рәисе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов) һәм “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге (җитәкчесе - Тимур Сөләймәнов) ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Әлеге лагерьлар авыл җирлекләрендә оештырыла торган бер атналык бушлай лагерьлар. Барлыгы өч мең бала атааналарының туган авыллары мохитенә чумачак. 15 районда 45 авыл җирлеге һәр сменада 100 баланы каршы алачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге лагерьлар 2024 елда - биш, узган ел - ун гына районда оештырылган иде.
Балалар, әти-әниләр арасында елдан-ел популярлык казана баручы әлеге республикакүләм проект районыбызда быел да (өченче тапкыр!) үткәреләчәк. Ул 6-10 июль көннәрендә - Шәтке, 13-17 июль көннәрендә - Олы Нырсы һәм 20-24 июль көннәрендә - Үзәк авылында оештырылачак.
“Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе, мәгълүм проектның райондагы кураторы Алия Сабирова белдергәнчә, лагерьда үткәреләчәк чаралар программасы инде күптән әзер. Алар әтиәниләр, әби-бабайлар катнашында тантаналы шартларда ачылачак һәм ябылачак. Ябылу тантаналарында Казаннан килгән артистлар катнашуы да көтелә. Лагерьның соңгы көнендә, елдагыча, милли бәйрәмебез Сабантуй, аның өчен бирнә җыю йоласы үткәрү планлаштырыла. 31 июль көнне Теләче авылының “Спортивная” ял паркында Саба районы оештыручылары белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен бию буенча милли чара үткәреләчәк. Узган атнада ут - күршеләребездә, Шәмәрдән бистәсендә әлегедәй күңелле чара үткәрелгән инде.
Быел да лагерьда милли көрәш, шәҗәрә төзү, милли бизәкләр, милли көйләребез, халык уен кораллары, милли уеннар һәм татарча бию буенча остаханәләр эшләячәк. Әйдәманнарның күпчелеген узган ел эшләгән студентлар командасы тәшкил итәчәк. Аларны Ләйлә Касыймова җитәкләячәк. 1 июль көнне әйдаманнар өчен курслар үткәреләчәк. Лагерьларда ял итәчәк балалар саны да тупланган. Мисал өчен, Үзәк бистәсендә оештырылачак лагерьда ял итү өчен 130 ата-анадан гариза бирелгән. Гәрчә ял итәргә тиешле балалар саны 60 кына булса да. Шәтке белән Олы Нырсы авылларында оештырылачак лагерьлар өчен дә балалар саны тупланып бетү алдында. Кыскасы, июль аенда Шәтке, Олы Нырсы һәм Үзәк авыллары, балалар шау-шуыннан, милли көйләребездән гөрләп торачак. Алдагы ике елда бу шулай булды. Проектны оештыру тәҗрибәбез зур, әйдәманнар белән остазларыбыз да әзерлекле белгечләр.
Шунысын да әйтеп үтү зарур, бу атнада җәйге мәктәп яны лагерьлары ябылды. Аларда барлыгы 130 бала ял итте, яңа уку елына көч җыйды. 22 июнь көнне Теләче урта мәктәбе каршында эшләячәк җәйге ял лагеры ачылды. Анда җәмгысе 220 бала, 12 июльгә кадәр ял итәчәк. Алия Рафис кызы билгеләп үткәнчә, районыбызда ачылган җәйге ял лагерьлары “Движение - первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге тәкъдим иткән һәм республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешенгән программа нигезендә эшләгән. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балаларга бердәм башлыклар, киемнәр таратылган. Әлегедәй бүләкләргә Теләче урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар да ия булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев