Урак барышы белән танышты
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 7 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6839 гектар мәйданда урып - җыю эшләре башкарылган. Планга карата үтәлеш - 30%. Тулаем икмәк чыгышы - 20800 тонна. Һәр гектардан җыеп алынган иген уңышы - 30,5 центнер тәшкил итә.
Әлеге күрсәткеч “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгында - 36,3, “Алан” акционерлык җәмгыятендә - 32,8, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче”” ширкәтендә - 31,5 центнер. Район буенча арышның - 50, көзге бодайның - 71, борчакның - 51 %ы җыеп алынды.
Бүген районыбыз игенче - механизаторлары арпа суктырырга кереште. Җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә тулы куәткә көзге чәчү эшләре бара. Бүгенгә ширкәт механизаторлары 307 гектар мәйданда көзге рапс культурасы чәчеп өлгерде. План - 1451 гектар.
Бүген районга көзге кыр эшләренең барышы белән танышу масатыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрының авыл хуҗалыгы тармагын механикалаштыру буенча урынбасары Марат Кәримов килде. Ул муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озатуында “Алан” акционерлык җәмгыяте белән җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте кырларында һәм амбар хуҗалыкларында булып, урып - җыю эшләренең барышы танышты, игенче - механизаторлар, белгечләр белән очрашып сөйләште. Шулай ук сөйләшү барышында суктырылган мәйданнарны саламнан арындыру, картайган күпъеллык үлән мәйданнарын бозып эшкәртү, төп эшкәртү кебек мөһим агрочаралар темасы да калку күтәрелде.

Болардан тыш, министр урынбсары терлекчелек тармагындагы эшләрнең белән дә кызыксынды. Әлеге нисбәттән, ул”Алан” акционерлык җәмгыяте базасында бер мең башка исәпләнеп төзелеп килүче терлекчелек комплексында, терлек азыгы хәзерләү үзәгендә булып, алардагы технологик процесслар белән танышты. Аннары, ул моннан берничә ел элек җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте базасында төзелгән ашлык чистарту, киптерү һәм саклу зводы эшчәнлеге белән дә танышты.

Бүген районыбыз хуҗалыкларында 70,4 тонна сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 101%ка артырак. Һәр сыердан уртача 21, 2 килограмм сөт савып алуга ирешелә. Районда иң мул сөт “Алан” акционерлык җәмгыятендә җитештерелә. Бу хуҗалык уңганнары һәр сыердан 28,7 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Тулаем савылган сөт күләме - 23 тонна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев