Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Урта Мишәдә «Туган ягым-гомер бишегем» дип исемләнгән бәйрәм узды

Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем авыл бәйрәмнәрен сагынып көтеп ала.

- Кеше язмышлары очар кошлар язмышына тиң. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. Авыл бәйрәмнәре исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә. 11 нче июль көнне "Туган ягым-гомер бишегем" дип исемләнгән бәйрәм Урта Мишә авылында гөрләп узды. Урта Мишәлеләр киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш кертеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләр белән килгән иде. Төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләр дә бүләксез калмады. Авыл халкы пылау белән дә сыйланды. Күмер самовары көн дәвамында кайнап торды. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә! Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты. Алга таба да бу матур гадәтләребез тукталмасын, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч, файдалы, саваплы эшләрдә катнашса иде дигән теләктә калабыз. Авыл көне озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр, - дип хәбәр итте әлеге авылның мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев