Утар Аты балалар йортында булдылар
Район яңалыклары

Утар Аты балалар йортында булдылар

Бүген Караширмә авыл клубы каршында эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор коллективы Арча районы Утар Аты авылында урнашкан балалар йортында булып кайтты.

 – Биредә авыру балалар тәрбияләнә. Ел саен декабрь аенда барып кайтырга тырышабыз. Күчтәнәчләр биреп җибәргән авылыбыз халкына, фольклор коллективына бик зур рәхмәтләрем,  – диде Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева.  


Нет комментариев