Республикада ел саен үткәрелә торган “Уылдык чәчү” операциясе бара.
25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгы тулысынча тыела.
Һәвәскәр балыкчыларга бер генә кармак кулланырга (ике кармактан артык түгел) рөхсәт ителә дип белдерде Татарстан Республикасы Биологик байлык буенча дәүләт комитетының районара инспекторы Эмиль Гаязов. Беренче кварталда инспекторлар тыелган 1453 балык тоту коралын тартып алган.
Сулыкларда да ел саен популяцияне торгызу өчен 400000 нән артык ясалма оя урнаштыралар.
Нет комментариев