Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үзешчәннәрдән - бәйрәм бүләге

Авыл мәдәният йортларынд, клубларда районкүләм театраль фестиваль спектакьләре уңышлы дәвам итә.

Мәсәлән, 8 март көнне, чираттагы спектакльне  район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри һәм авылдашлары хозурына Балыклы  авылы үзешчәннәре тәкъдим итте. Алар, авылдашлары, сәхнә ветераны Гөлүсә Әхмәтова режиссерлыгында, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә» дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Рольне  Фирая Хадиуллина, Гүзәл Хадиуллина, Айзат Галиәхмәтов, Фирдәүсә Нурисламова, Сәлимә Сабирова һәм клуб мөдире  Илфат Галиәхмәтов башкарды.  Сәхнә бизәлеше – Зөлфия Галиәхмәтова. Музыкаль бизәлеш – Зилә Касыймова. 

Спектакльдән соң үзешчәннәрне, уңышлы премьера белән.  район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, Алан авылы җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтов һәм клуб мөдире Илфат Галиәхмәтов тәбрикләде.

Хөрмәтле үзешчән артистлар хатын-кызларга чәчәкләр тапшырылды. Спектакль исә үзе 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл халкына, бигрәк тә, мөхтәрәм гүзәл затларыбызга,  чын мәгьнәсендә, бәйрәм бүләге булды. Тамашачылар исә, чиксез рәхмәтләрен белдереп, үзләрен аягүрә басып алкышлады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев