Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Вакыт кытлыгын сәбәп итмичә…

Бүген- иртәгә районыбыз игенчеләре уракка төшәчәк. Әлеге уңайдан, бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән «Игенче” ширкәтенең терлекчелек комплексындагы эш барышы һәм кырларда булып игеннәрнең, техник культураларның торышы белән таныштылар.

Ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин белән очрашып сөйләшү барышында уракка, көзге чәчүгә әзерлек чаралары, күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү, пар җирләрен эшкәртү, торак ремонты һәм ферма биләмәләрен тәртипкә китерү мәсьәләләре калку күтәрелде.  Моннан тыш, сөйләшү барышында  узган ел янкорма буларак 280 баш савым сыерына исәпләнеп төзелә башлаган терлекчелек торагы язмышы турында да сүз алып барылды.Төзүчеләр ел азагына аның түбәсен ябарга ниятли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 21 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, быел берьеллык үләннәр районыбыз хуҗалыкларында 3133 гектар мәйданда игелгән. Шуның 1112 гектары җыеп алынган инде. Планга карата эш үтәлеше 35%.  Икенче кат җыеп аласы күпьеллык үлән мәйданнары -  6919 гектар. Үлән мәйданнарында тулы куәткә эш бара. Бүген район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 18.2 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән.

Урак белән беррәттән, көзге чәчү кампаниясе дә якынлашып килә. Әлеге нисбәттән, район буенча 3291 гектар мәйданны биләгән пар җирләре даими эшкәртелеп килә.

Кыр эшләрен, вакыт кытлыгын сәбәп итеп, терлекчелек тармагын да онытырга ярамый. Бүген районыбыз хуҗалыклары 73 тонна сөт җитештерә. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 21,8 килограмм сөт туры килә. Иң мул сөтне “Алан” акционерлык җәмгыятендә җитештерәләр. Әлеге хуҗалык уңганнары көнгә һәр сыердан 29,7 килограмм сөт савып салуга ирешәләр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китү зарур, биредә амбар хуҗалыгы каршында 80 тонна күтәрешле яңа үлчәү монтажлана. Ул хуҗалыкка өч миллион сумга төшкән.

Икенче позицияне җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте терлекчеләре били. Биредә һәр сыердан 23,2 килограмм сөт савыла.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев