17 декабрь көнне “Батыр” спорт комплексында “Теләче” спорт мәктәбе тарафыннан, Ватан Геройлары көне уңаеннан, мәктәп кызлар җыелма командалары арасында, волейбол буенча район Беренчелеге үткәрелде.
Традицион ярышта Теләче - 1, Теләче - 2, Теләче - 3, Шәтке - 1, Шәтке 2, Иске Җөри һәм Олы Мәтәскә урта мәктәпләре командалары катнашты. Командалар арасында призлы урыннарны Шәтке (тренеры - Рәшит Габделхаев), Теләче (тренеры - Әзгам Зәкиев) һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе (тренеры - Шамил Шәяхмәтов) командалары яулады.
Азактан, командалар, уенчылар медальләр, мактау грамоталары, ә җиңүче команда кубок белән бүләкләнде. Бүләкләрне ияләренә ярышларның баш хөкемдары Шамил Шәяхмәтов тапшырды.
Нет комментариев