Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чарада катнаштылар
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары һәм ветераннары белән очрашу узды. Чарада бертөркем райондашларыбыз да катнашты.
Тантаналы чарада катнашучыларны Республика Рәисе, парламент депутатлары, Татарстан Хөкүмәте исеменнән Ватан Геройлары бәйрәме белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте. Бәйрәм тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев