Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Вәзгыять киеренке

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция форматында Татарстан Республикасы Хөкүмәте каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда республика юлларындагы киеренке вәзгыять  анализланды. Бу уңайдан утырышта республика юлларындагы хәлләргә реаль бәя биреп, Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов хисап тотты. Эш шунда ки, агымдагы елның ун аенда республика юлларында 275 кеше һәлак булган. Гәрчә, дәүләт программасы нигезендә алдан чара күрелеп, бу күрсәткечне 268 дән арттырмау бурычы куелган булса да. 

Ярамаган чикне узганбыз инде. Бу атнада юлларда үлүчеләр саны 311 гә җитте. Һәлак булучыларның саны икенче ел рәттән арта. Бер караганда, республикабыз яңа юлларны күп төзи, булганнарын төзекләндерә. Ләкин бер яхшының бер яманы дигәндәй,  ялтырап торган, тигез асфальт юл  кагыйдәләрне үтәп  йөрсәң генә хәвефсез юл ул. Аварияләрнең сәбәпләре үзгәрми диярлек: тиешле тизлек режимын сакламау һәм тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыгу. Ел башыннан республикада өч меңнән артык авария килеп чыккан. Бу көн саен җитди сигез авария теркәлә дигән сүз. Аларда  өч йөздән артык кешенең гомере өзелгән.  Республикабызның кечкенә генә бер авылында шуның кадәр кеше яши дип дип исәпләсәк,  димәк, бер ел эчендә республика картасында бер авыл юкка чыга дип аңларга кирәк.

Бәла аяк астында йөри диелә халкыбыз әйтемендә. Кайсы гына районны алмыйк, һәлакәтләр гел чыгып тора. Иң мөһиме - вакытында тиешле чарасын күрергә кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев