Алекссевскидан Теләчегә -  велосипед белән
Район яңалыклары

Алекссевскидан Теләчегә - велосипед белән

Сүзебез Рөстәм абый Гарипов турында, ул тумышы белән Алексеевск районыннан.

Ул  яшьтән үк велотуризм белән мавыга. Башта бу гади кызыксыну гына булса, тора-бара зуррак шөгыльгә әйләнә ~барлык кирәкле әйберләре белән җиһазланган велосипед сатып ала. 

- Башта  зур булмаган араларга баргаладым. Һәм, ниһаять, беркөнне велосипедымда беренче җитди маршрутка чыгып киттем. Бу минем Биләргә бер көнлек сәяхәтем иде, анда 2 сәгать ярымда барып җитсәм, 2 сәгать эчендә кире кайттым. Икенче сәяхәтем ике көнлек булды, Болгарга бардым. Төнне мин палаткада үткәрәм, барлык кирәкле әйберне үзем белән алып йөрим...Башка ераграк  араларга да чыкканым булды, - диде ул.

 

 


Нет комментариев