Ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды
Район яңалыклары

Ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды

«Олимп» яшьләр үзәгендә ветераннар арасында бильярд буенча турнир узды.

Турнир Теләче районы төзелүгә 35 ел тулуга һәм Хәрби батырлык елына багышланды. Турнир дустанә атмосферада узды һәм катнашучыларны һәм күзәтеп торучыларны берләштергән якты вакыйгага әверелде.
Катнашучылар югары дәрәҗәдәге осталык, төгәллек күрсәттеләр. Ярыш йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1  урын –  Логинов Владимир

 2 урын – Нургалиев Рәис

 3 урын - Данил Фазлыев

Шулай ук аерым номинацияләрдә катнашучылар билгеләп үтелде:
«Быстрая партия» – Фазлыев Данил
«Хороший удар - чужак» - Гимаев Ринат
 «Хороший удар - свояк»  – Һидиятуллин Җәлил

 


Нет комментариев