Волейбол буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык район беренчелеге узды
5-6 май көннәрендә Батыр спорткомплексында 2012 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егет-кызлар арасында волейбол буенча Бөек Җиңү көненә багышланган ачык район беренчелеге узды.
Ярышларда 5 егетләр (Балтач, Кукмара, Әтнә, Теләче), 6 кызлар (Әтнә, Балык Бистәсе, Кукмара, Арча, Теләче, Шәтке) командалары катнашты.

Егетләр арасында беренче урында Кукмара, икенче урында Әтнә, өченче урында Балтач районы. Кызлар арасында Теләче командасы кызларына тиңнәр табылмады. Команда составында Теләче, Олы Мәтәскә, Шәтке урта мәктәбе кызлары иде. Икенче урынга Кукмара, өченчегә Арча командасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев