Волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
6-9 февраль көннәрендә Мөслим районында 2009-2010 нчы елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
“Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы, Зәкиев Әзгам Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
Республика беренчелегендә барлыгы 13 команда катнашты.
Гомумкоманда урыннары буенча безнең район кызлары 5 урынга лаек булдылар.
1 урын-Менделеевск
2 урын- Мамадыш
3 урын-Сарман районы
4 урын-Арча командалары.
Кызларны уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев