Волонтёр кызларны котладылар
Район яңалыклары

Волонтёр кызларны котладылар

Бүген эшмәкәрләребез Хәким Хадиуллин һәм Раушания ханым Хадиуллина, штабта һәр көнне хезмәт куючы, гуманитар ярдәм җыеп, туплап озатучы кызларны 8 март бәйрәме котлады. Шулай ук, отпускага кайтып, иртәгә кире яу кырына китүче Теләче егете Ришат Әхмәтҗанов, Артиллериянең 3 батарея егетләре исеменнән чәчәк букетлары тапшырган.

- Һәрвакыт сугыштагы егетләргә булышу белән генә чикләнмичә, безне дә шулай хөрмәтләүләре, безнең эшебезне  бәяләүләре өчен  Аллаһның рәхмәте булсын бу гаиләгә. Безгә, егетләргә илткән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!  Ә хәрби зонадагы егетләрнең исән-сау булуларын телибез, үзегезне саклагыз, сезне туган якларыгызда зарыгып көтәләр, без сезнең белән – шуны онытмагыз, бик зур рәхмәт сезгә!, – дип, бу хәбәр белән уртаклаштылар волонтер кызлар, рәхмәт сүзләре әйтеп. 


Нет комментариев