Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хач ману бәйрәме — христиан бәйрәме

Хач ману бәйрәме — христиан бәйрәме. Инҗил буенча, Гайсә Коткаручының Иордан елгасы суында Чукындыручы Иоанн тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә.

Бәйрәм үзенчәлекләре

  • 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн  дәвамында православие  дине  диндарларына  суга чуму (коену) өчен, кагыйдә буларак, хач (тәре) формасындагы махсус бәкеләр — иорданьнар ясала.
  • Келәү вакытында чиркәүләрдә , бәкеләр янында суга дога укыйлар (суны «аруландыралар»).
  • Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдә суны изгеләштергәч кенә, коенырга ярый.
  • Чиркәүләрдә аруландырылган суны өскә кою гадәте бар, бәкедә коенучылар да күп була, әлеге суны өйләренә алып кайтып та коеналар.
  • Коенуның асылы — саулык сорау. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка» дип әйтергә, Аллаһыдан сәламәтлек сорарга кирәк.
  • Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия, дип санала. Әлеге су, имеш, ел  буе бозылмый, саф кала.

Бәйрәм йолалары

  • Хач (тәре) рәсеме ясау.  18 гыйнварда каләм белән тәрәзәләргә, ишек өсләренә, мунчага, кое бурасына, абзар диварларына — һәр җиргә дирлек хач (кач) рәсеме ясала. Ул саклау көченә ия, дип юрала, тишекләрдән җеннәр кермәсен өчен шулай эшләнә.
  • Багулар. Гөнаһсыз үсмер кыз  белән  егетне икесен генә бәкегә суга җибәрү гадәте бар. Алар бер чиләк суны, өстен ак сөлге белән каплап, чәнти бармак белән генә күтәреп алып кайтырга тиеш. Ул суны кояшка күрсәтергә ярамый. Кич белән, шул су эченә йөзек салып, багулар башлана.
  • Нардуган уеннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев