Хәерле сәгатьтә - районыбыз хуҗалыклары уракка төште
Бүген районыбыз хуҗалыклары 2026 ел урагына төште. Бу эшкә районда беренчләрдән булып, “Алан” акционерлык җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте игенче - механизаторлары башлап җибәрде. Шунысы сөенечле, әлеге хуҗалыкларның кырларында игеннәр мул булып өлгерде. Калган хуҗалыклар быелгы урып - җыю эшләренә бүген - иртәгә керешәчәк.
Игенче - механизаторларының бүгенге хезмәт шатлыклары белән тантаналы шартларда муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов та ураклашты. Әлеге нисбәттән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин комбайнчыларга, белгечләргә һәм хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп:
-
Шөкер, кырларда игеннәр булып өлгереп килә. Аларны исән - имин булып, түкми - чәчми җыеп алырга насыйп булсын. Кырда ватылуларсыз һәм югалтуларсыз эшләргә язсын. Беркайчан да куркынычсызлык, хезмәтне саклау кебек мөһим кагыйдәләрне истән чыгармагыз. Үзегезгә, гаиләләрегезгә исән - иминлек телим. Хәерле сәгатьтә, егетләр! - дип белдерде.
Ике хуҗалыкта да ата-бабаларыбыздан калган гореф - гадәтләргә тугры калып, иген муллыгына һәм аны исән - сау җыеп алуга багышлап, Алан авылы имамы Искәндәр Шакиров һәм Казаклар авылы имамы Алмаз Гәрәев тарафыннан Корьәннең “Фатиха” һәм “Ихлас” сүрәләре укылып, дога кылынды.

Шулай ук чаралар барышында “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Фәсхетдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте генераль директоры Алмаз Хәйруллин да комбайчыларга уракка югары әзерлекләре өчен рәхмәт белдереп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүген “Алан” акционерлык җәмгыятендә - дүрт, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә - унике комбайн урып - җыю эшләренә кереште.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 22 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбыз игенче - механизаторлары алдында 22203 гектарда игелгән бөртекле һәм кузаклы культура мәйданнарын җыеп алу бурычы тора. Шуның 6027 гектарын - көзге бодай, 837 гектарын - арыш һәм 336 гектарын - тритикале тәшкил итә. Җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә - 7361, “Алан” акционерлык җәмгыятендә 2126 гектар мәйданда игелгән игеннәрне җыеп аласы бар. Соңгысында шуның 661 гектарын - көзге бодай, 130 гектарын арыш культурасы тәшкил итә.

Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә көзге бодайның 57 гектар мәйданда игелгән “Московская - 82” сортын турыдан - туры суктырып алуга керешсәләр, “Алан”да исә бодайның 61 гектар мәйданда теземнәргә салынган “Скипетр” сортын җыйнауга тотындылар. «Август - Теләче» ширкәтендә суктырып алыначак игеннең дымлылыгы 12,7% тәкшил итсә, “Алан” акционерлык җәмгыятендә баш агроном Искәндәр Шакиров кулындагы дымлылыкны үлчи торган аппарат 14,1% ны күрсәтте. «Август - Теләче» ширкәтендә контроль суктырып карау вакытында бер гектардан җыеп алынган иген уңышының чыгышы 41 центнер икәнлеген күрсәтте. Җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә көзге бодай культурасы 3156 гектар мәйданда игелгән. Августлылар аны атна -ун көн эчендә суктырып алырга ниятли. Ширкәтнең генераль директоры Алмаз Хәйруллин әйтүенчә, моның өчен алар көн саен 270 - 300 гектар мәйданда урып - җыю эшләре башкарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев