Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хәйрия акциясе узды

Бүген Үзәк авылы мәдәният йортында, дүртенче тапкыр, җаваплылыгы чикләнгән «Август-Теләче» ширкәте «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрде.

Акциянең максаты – яңа уку елына әзерләүдә беренче сыйныф укучыларына һәм Украинада махсус хәрби операциядә булган райондашларыбызның балаларына ярдәм күрсәтү.

Чарада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  Илнур Хамидулллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм тантананың сәбәпчесе һәм иганәчесе, җаваплылыгы чикләнгән « Август-Теләче» ширкәте генераль директоры Алмаз Хәйруллин катнашты. Алар чарада катнашкан балаларны, әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа уку елы белән тәбрикләп, уку кирәк-яраклары тапшырдылар. Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев