Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хәйрия үзәгенә тапшырылган киемнәр яхшы хәлдә булырга тиеш

Аллага шөкер тормыш, көн-күреш шартларыбыз бик яхшы. Өйдә ничә шкаф булса шул әйбер белән тулы. Бүген инде кулланылмый торган әйберләр, яхшы хәлдә калган кием-салым һәрбер кешедә бардыр мөгаен. Ташласаң да кызганыч, кулланылмый да.

Менә шуларның барысын да исәпләп, әйберне юкка исраф иткәнче, кемнәргәдер бәлки ярдәме тияр дигән уйлар белән Теләченең мөслимәләр берләшмәсе җитәкчесе, абыстай, актив райондашыбыз Талия апа Зиннатуллина хәйрия үзәге ачу хыялы белән яна башлый. Аның уйлары Төркиядә ял иткәндә ныгый гына. Үзе белән ял итүче ханымның кулындагы затлы, уңайлы җилләткеченә күзе төшә. “Каян алдыгыз, бигрәк матур”,- дигәненә җавап итеп үзләре яши торган төбәктә шундый хәйрия үзәге булуын, анда ниләр генә юк икәнен һәм аның бушлай булуын аңлаталар. Күңел түрендә бөреләнеп йөргән изге уйлар ныгый гына. Таныш белешләренең фикерен сораштыру да бу үзәкнең зарурлыгын дәлилли генә.

Көннәрдән бер көнне, май аенда, үзенең фикерләре белән Талия ханым, район башлыгы Айрат Фатхуллинның гражданнарны кабул итү көнендә, хакимияткә килә. Районыбыз җитәкчесе дә аның фикерләрен хуплый. Үзәккә элекеге салым инспекциясендәге буш бүлмә бирелә. Бу бүлмә инде киемнәр белән тулылана да башлаган. Балалар киемнәре, өлкән буын өчен, балалар өчен. Кышкы, көзге киемнәр дә бар. Күп әйберләрнең этикеткасы да алынмаган.

Монда тапшырылган киемнәр яхшы хәлдә – юылган, утюгләнгән булырга тиеш. Аерым дәфтәргә кемнәр нәрсә тапшырганын да язып, исәбен алып баралар. Бирегә кием-салым алып килүчеләр арта бара.

- Кемгәдер файдасы, ярдәме тисә без шат булыр идек, нәкъ менә үзенә кирәкле әйберне моннан табарга мөмкин, бушка алып булганда нигә акча сарыф итәргә, кирәкле әйбер өчен кулланырга да була бит. Үзләрендә булган әйберләрне башкалар белән чын күңелдән бүлешү, ислам динебез дә шул әйберләренен зәкәтен дә чыгару булып исәпләнә әле. Алга таба үзәктә балалар өчен, мәсәлән велисопед, коляска, компьютер, сумкалар башка һәм нәрсәләрне җыюны күздә тота. Кемнәрнеңдер мондый кыйммәтле, телефон, җиһазларны алу мөмкинлеге булмый, балаларына кирәк булып, кызыксынсалар да, – ди Талия ханым.

Хәйрия үзәге урнашкан бүлмәне Теләче мәчетенә йөрүче мөслимәләр белән җыештырып, тәртипкә китергәннәр. Бердәмлектә көч дигәннәр, изге эшкә берәү дә каршы килми икән.

-Район башлыгы урынбасары Илдар Мараковның да ярдәмен тоябыз, гомумән безне җитәкчеләр хуплагач, ярдәм иткәч, бик теләп эшлибез, халыкка ярдәме генә тисен, - диде Талия апа Зиннатуллина.

Үзәк атнага  – өч көн дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көндезге 12 кадәр эшли. Шул вакыт аралыгында үзеңә кирәкле, ошаган әйберләрне алырга һәм киемнәрне тапшырып китәргә мөмкин. Ишектә кәрәзле телефон номеры күрсәтелгән, сораулар булса шалтыратып, тулы мәгълүмат алырга була. Үзәк элеккеге салым бинасында эш белән тәэмин итү үзәге эшләгән бүлмәдә урнашкан. Хөрмәтле райондашлар, сез дә килеп күреп китегез әле. Бер-беребезгә ярдәм итеп, булышып яшик. Кешегә ярдәм итү бик рәхәт бит, күңелгә җылылык, рәхәтлек өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев